Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 11:29

Азатлык бәйгесе. Беренче бирем

Беренче биш сораудан соң бәйгедә катнашучыларга санактан аерылып бераз хәрәкәтләнеп алырга тәкъдим итәбез. Алдагы 3-4 көндә Cез әһәмиятле дип санаган бер вакыйганы сурәтләгән фотохәбәр төшереп җибәрегез. Зурлыгы 5MB артмаган бер фотоны кыскача аңлатма белән azatliq@rferl.org адресына йә Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите аша бу атна ахырына кадәр җибәрегез. [Беренче биремгә әлегә кадәр килгән фотосурәтләр]
күбрәк күрсәт

Бү​генге төп вакыйга -- Русиядә "Хоббит. ​Э​смәвыг​​ кыры"​​ фильмы премьерасы.​​ Казан, 3D Port Cinema кинотеатрында төшерелгән.​ 18 декабрь 2013
1

Бүген Казанның Ак барс яшьләр үзәгендә Шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы фестивале узды. Казанның 10 мәктәп, лицейлары белән беррәттән Актанышның татар гимназиясенең "Мандарин" командасы да беренче тапкыр чыгыш ясады. Мөмкинлек булганда бу тамашага барырга тырышам, чөнки саф татар телендә заманча мәзәк сөйләүче татар балаларының чыгышлары аша телгә карата мөнәсәбәтләрен күреп була. Соңгы елларда телләре камилләшә баруы сизелә.
2

Тиздән, бик санаулы көннән Яңа 2014 елга аяк басабыз. "Әкият" курчак театры шул уңайдан үзенең Яңа ел тамашаларын башлап җибәрде. Ә иң игътибарга лаегы шул - беренче тамашаны театр коллективы хәйрия максатыннан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрга, полиция бүлекләрендә теге яки бу гамәл кылып исәптә торучыларга, Левченко бистәсендә урнашкан махсус мәктәптәге девиант тәртипле балаларга һәм социаль яктан куркыныч һәм авыр шартларда яшәүче яшүсмерләргә күрсәтте. Балалар әкият сараенда, барлык борчу-мәшәкатьләрен онытып, тылсымлы дөньяда булып кайтты. Әлеге изге эш- авыр тормыш хәленә юлыккан балалар күңеленә изгелек орлыгы салыр да, ул мәрхәмәтлелек булып чәчәк атар дип ышанасы килә.
3

 Муллаш урта мәктәбендә татар теле укытучылары семинарга җыелдылар. Монда Төмән районының барлык этномәдәни мәктәпләреннән дә татар теле укытучылары катнашты. Мәгариф Федераль дәүләт белем бирү стандартлары турында район семинары уңышлы булды. Рәсемдә яшь укытучы Азалия Габдрахманова 7 нче класста татар теленнән ачык дәрес тәкъдим итә. Ул быел “Ел укытучысы” бәйгесендә дә катнашырга уйлый. Өметле, тырыш туган тел белгече максатына ирешер, сынатмас, дип уйлыйлар хезмәттәшләре.
4

Казан Кирмәне өстендә болытлар әле агара, әле яктыра. Дөрес, соңгы арада күбрәк карала.
5

Комиссия килә дип, биш көн дәрес калдырып, ясаган идек. Комиссия килмәде. Кичә яңгыр яуды, бүген кар. Сыннарны кабат төзәтеп чыгарга кирәк. Уйнарга вакыт та калмый... 19 декабрь 2013 ел
6

Мәктәбебездә, татар теле бүлмәсендә, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова белән очрашу булды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Илсөяр Габдрахман кызы уздырды. Балалар үзләре язган шигырьләр белән бу очрашуны бизәделәр. Йолдыз апалар бу шигырьләргә сокланып, әле аларның кайберләрен үзе эшләгән Сабантуй газетасында да чыгарырга тыршачагын белдерде.
7

Кичә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уеннары булып узды. Әлеге оешма дүртенче генә ел эшләп килсә аягында нык басып тора, һәр чарасы зур бәйрәм шикелле. Биредә мәктәп укучылары барыбызга таныш булган “КВН” форматында үз чыгышларын ясап, көчләрен сынашалар. Бүгенге бәйгегә Актаныш гимназиясеннән дә такым килгән иде. “Мандарин” дип аталган әлеге команда беренче тапкыр катнашуга карамастан, тамашачыда бары яхшы хисләр калдырды. Нәтиҗәләргә килгәндә беренче урынны “Татстайл” (149 лицей), икенче урынны “Мандарин” (Актаныш гимназиясе), өченче урынны “Кәеф нифтяк” (155 гимназия) командасы яулады. Казанның 171нче мәктәбе исә гран-прига лаек булды. [19 декабрь]
8

Зәлия Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясенең дүртенче сыйныфында укый. Ул гаять дәрәҗәдә актив бала. Укуда да сынатмый гимназиянең иҗтимагый тормышында да катнаша. Кызчык бу арада сабакташлары белән Яңа ел кичәсенә әзерләнә. Алар татар халык җыры "Каз канаты"н сәхнәләштерергә җыена. Укучылар өчен иң әһәмиятлесе беренче яртыеллыкны яхшы гына тәмамлап, әти-әниләрен куандыру, тәүфикълы, игелекле, ярдәмчел булып үсү. [20 декабрь]
9

Ленин урамында 11 километрлык ел башы бизәлеше кабызылган. Бизәүдә 20 мең лампа, 48 асылмалы һәм 28 яктылык кабы кулланылган. [20 декабрь]
10

Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими археографик эзләнүләр алып барыла. Бу эш үзенең кызыклы нәтиҗәләрен дә бирә. Күптән түгел атаклы татар галиме Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең оригинал фотосурәте табылды. Бу бибаһә табыш китапханә фондларында үзенең лаеклы урынын алачак. [20 декабрь]
11

Орск каласының Нефтехимик клубында татар-башкорт мәдәният бәйрәме.Рәсемдә "Юллар" һәм "Карлыгач" теркемнәрең әйдәп баручылар:Рөстәм Мөлеков һәм Венера Аликберова. [20 декабрь]
12

18 декабрьдә Казан федераль университетында "Советлар Союзында ислам мозаикасы" дигән лекция узды. Лектор - Альфрид Бостанов, Амстердам университеты постдокторанты, КФУ китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге хезмәткәре. Альфрид туган тирән эчтәлекле чыгышына өстәп гаять кызык рәсемнәр дә күрсәтте. Шулар арасында "Чаян" журналында басылган дингә каршы рәсемнәр дә бар иде. Мәсәлән, 1924 елгы бер сандагы "җәннәт" рәсеме.
13

Сембердәге югары очучылар мәктәбе яңа елны каршы алырга әзерләнә. Курсантлар имтихан-зачетларга әзерләнәләр. Бу яңа 2014 елда бөтен пассажирларга имин очышлар телибез.
14

Истанбул каласының Изге София храмын (төрекчә – Аясофия) музейдан мәчеткә әйләндерү фикере соңгы елларда еш телгә китерелә башлады. Әлеге архитектура корылмасы 532 - 537 еллары арасында Византия императоры Юстиниан боерыгы буенча чиркәү итеп җиткерелә. 1453 елда Константинопольне төрекләр яулап алгач, Фатих Солтан Мәһмәт бу христиан гыйбадәтханәсен җимертми, диварлардагы сын һәм рәсемнәрне балчык измәсе яки такта белән каплатып, аны мәчеткә әйләндерә. 1934 елның 24 нояберендә, Мостафа Кемаль Ататөрекнең теләгенә буйсынып чыгарылган канун нигезендә, Изге София храмы музейгә әверелә. Аны кабаттан мөселманнарга гыйбадәтханә итеп кайтару өчен, фотосурәттә дә күренгәнчә, Төркиянең “Милли төрек таләбә берлеге” имза җыю кампаниясе башлаткан. Алар шимбә-якшәмбе көннәрендә Истанбулның халык күп йөри торган үзәк урамнарында, халыкка аңлату эшләре алып барып, әзер мөрәҗәгатьләрне имзаларга өндиләр. Бер минутта якынча 5 кеше имзалый.
15

Фотода сурәтләнгән вакыйга өчен бик әһәмиятле. Кечкенә кызым белән урамга уйнарга чыгабыз хәзер. Ишегалды балалар мәйданчыгыбыз кызыксыз, искергән таган-комлыклы. Таушалган өч шуу тавы арасындагы берсен уземнең балачагымнан хәтерлим! Баламны кызганам да, курше мәйданчыкларына китәм - анда хәл башкачарак. Әмма монысы да иң мөһиме түгел. Иң начары шул - дүрт йорт уртасындагы зур мәйданыбызның бер өлешен генә балаларга калдырып, калган урынга машина тутыралар. Газланган һава сулыйбыз, арбага узар юл калмый хәтта... Бу минем өчен иң авырткан темам хәзер. Фотода ишегалдына тулган бихисап машиналар кереп бетмәгән, әлбәттә.
16

Мәктәп укучыларында икенче чирек тәмамланып килә. Казан мәктәпләренең берсендә татар теле дәресе.
17

Яна елга әзерләнәбез! Кызым быел уз куллары белән чыршы бизәде! Кыш бабайдан бүләкне дә белеп көтә быел. Өйдә ята торган декреттагы, ялдагы ханым өчен хәзерге көн вакыйгасы әнә шул инде... Күңелем белән әллә нинди сәяси вакыйгаларны төшерәсем килсә дә, әлегә мин бала белән өйдә утыручы буларак, аларга кулым җитми... Базарда чыршы сатучыларны төшереп кайтсам гына, моннан тыш.
18

XS
SM
MD
LG