Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алехина - иректә, Толоконниковага да ярлыкау документлары тапшырылган


Pussy Riot панк-төркеме вәкиле Мария Алехина амнистия нигезендә, бүген Түбән Новгород колониясеннән иреккә чыгарылды.

Шулай ук колониягә хөкем ителгән төркемнең икенче вәкиле Надежда Толоконниковага да ярлыкау турындагы документлар кулына тапшырылган. Бу хакта Красноярски крае прокуроры ярдәмчесе Елена Пимоненко хәбәр итте.
Шул ук вакытта Толоконникова әле җәзаларны үтәү федераль хезмәте хастаханәсендә кала.
XS
SM
MD
LG