Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәйзуллинны үтерүдә ФСБ хезмәткәрләре гаепле дип табылды


Мәскәү янындагы Жуковский шәһәреннән авиаконструктор һәм эшмәкәр Идрис Фәйзуллинны үтерүдә ике ФСБ хезмәткәре гаепле дип табылды. Бу хакта «Коммерсант» хәбәр итә.

Газета белдерүенчә, тикшерү эше инде тәмамланган. Үтерүне оештыру, зур күләмдә акча үзләштерү һәм канунсыз корал әйләнеше нигезендә гаеп ФСБ полковниклары Иван Угаров һәм Андрей Лелеткога белдерелгән.

Тикшерү фикеренчә, ФСБ полковниклары Громов исемендәге очу-тикшеренү институтының билгеле авиаконструкторы һәм уңышлы эшмәкәр Фәйзулинның бинасын тартып алу өчен аны үтерүне оештырган. Шуннан соң алар Фәйзуллинны атып үтергән Андрей Огородниковны юк итәргә йөкләмә биргән. 2011 елның мартында Огородников Угаровтан алган коралдан Фәйзулинны атып үтерә.

«Коммерсант» язуынча, Угаров һәм Лелетконы ФСБның иминлек идарәсе хезмәткәрләре фаш иткән һәм аларның икесе дә 2013 елның башында кулга алынган.

Тикшерү комитеты Фәйзуллин үлеме турында тулырак мәгълүмат бирүдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG