Accessibility links

Татарстанның Русиядәге вәкиле Мәскәү татар җәмәгатьчелеге белән очрашты


Татарстан премьер-министры урынбасары – Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чара узып баручы елга нәтиҗә ясауга һәм 2014 елга планнар буенча фикер алышуга багышланган иде.

Бу чарада Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, Русия президентының Эчке сәясәт идарәсе Дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Кәрим Шакиров, Мәскәү шәһәре Домодедово шәһәре бүлгесенең төбәк татар милли-мәдәни мохарияте рәисе Фоат Солтанов, Мәскәү җирле татар мохарияте рәисләре, “Татар дөньясы” газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, төбәк татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары, иҗат коллективлары җитәкчеләре катнашты.

Әхмәтшин вәкиллек Мәскәүдә җәмәгатьчелекне җәлеп итеп үткәргән эре чараларны билгеләп үтте.

Алар арасында - А.Бахрушин Дәүләт үзәк театр музеенда балет артистының тууына 75 ел тулу һәм вафат булуына 20 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Нуриев-бию” күргәзмәсе, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз.Айтматовның тууына 85 тулуга багышланган чаралар, “Фоат Мансуров хатирәләре” концерты, шулай ук Татарстан галимнәре катнашында татар халкының үзенчәлеген саклап калуга багышланган фәнни конференция искә алынды..

Русия һәм Татарстанда мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел да чараларга бай булачак. Әхмәтшин планнар белән уртаклашты һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен 15 гыйнварга кадәр Тулы вәкаләтле вәкиллеккә нинди уртак очрашулар, конференцияләр, проектлар гамәлгә куярга теләүләре турында белдерүләрен сорады. Гыйнварда фикерләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышкач, мәдәният елында Тулы вәкаләтле вәкиллекнең һәм җәмәгатьчелекнең уртак эш планы расланачак.

Очрашуда Рушан хәзрат Габбасов Татарстанда чиркәүләргә ут төртү, , мөселманнарны гаепләп Татарстанда вәзгыятьне киеренке итәргә омтылышлар булу уңаеннан борчылуын белдерде.

“Татарстан– күп милләтле һәм динара төбәк. Ул һәрвакыт бай милли-дини эчке дөньясы белән дан тотты. Иң тыныч төбәкләрнең берсе булган Татарстанда тотрыклылыкны бетерүгә юл куймаска чакырам”, диде ул.
XS
SM
MD
LG