Accessibility links

Гринпис вәкилләре иреккә чыгарыла


Гринписның барлык активистлары һәм "Арктик Санрайз" көймәсе экипажы Русия конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан, амнистия нигезендә иреккә чыгарыла.

18 сентябрь көнне экологларның "Арктик Санрайз" көймәсе "Газпром" ширкәтенең нефть табу платформасына якынлашкан. Арктикада нефть табуга ризасызлык белдерүчеләр платформага менергә тырышуда гаепләнә. Икенче көнне көймәне Русия чик саклаучылары тоткарлады, андагы барлык 30 кеше пиратлыкта гаепләнеп кулга алынды.
XS
SM
MD
LG