Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны газаплаулар турындагы хисап Бастрыкинга җибәрелде


Бүген Русия президенты каршындагы ватандашлар җәмгыяте һәм кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Татарстанда чиркәүләрне яндыру һәм терактлар әзерләү эше нигезендә тоткарланган мөселманнарның хокуклары бозылуын тикшерүне таләп иткән хисапны юллаган.

Хокук яклаучылар Федотовтан чиркәүләр яндыру һәм терактлар әзерләү турындагы эшләрне карауны Идел буе федераль бүлгесе тикшерү комитетына тапшыруны сорап Бастрыкинга мөрәҗәгать итүне үтенгән иде.
XS
SM
MD
LG