Accessibility links

Кайнар хәбәр

Протоирей Чаплин Казанга киләчәк


27 гыйнварда Казанга протоирей Всеволод Чаплин киләчәк. Бизнес Online хәбәр итүенчә, ул республикадагы этник хәлгә бәя бирәчәк.

Чаплин Татарстанда ислам кабул итүне таләп итеп правослауларга басым баруын әйткән иде. Шуннан соң Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев аны республикага чакырган.

Билгеле булганча Татарстандагы керәшен авылларында чиркәүләр яндырылганнан соң, Казан керәшен иҗтимагый оешмасы Урыс православ чиркәве атакае Кириллдан ярдәм сорап мөрәҗәгать юллаган иде.
XS
SM
MD
LG