Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аятулла Хаменеи таныш булмаган ир белән хатыннар арасында интернетта аралашуны тыйды


Иранның Югары рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи таныш булмаган ирләр һәм хатын-кызларның интернеттагы социаль челтәрләрдә язышуын тыю фәтвасын чыгарды, дип хәбәр итте Al Arabia телевидениесе.

Җитәкченең интернеттагы сәхифәсендәге язуга караганда, "мондый язышу әхлаксыз".

Берничә көн элек Иран хакимиятләре смартфоннарга куела торган WeChat әсбабын тыйды. Аның ярдәмендә телефон кулланучылар социаль челтәрләргә кереп дуслары белән аралаша иде.

Иран хакимияте вәкилләренең күбесенең, шул санда президент Хәсән Роуханинең Twitter һәм Facebook челтәрләрендә үз хисаплары бар.
XS
SM
MD
LG