Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның бер такымы Дакар ярышларыннан алынды


Спорт комиссарлары киңәшмәсе карары нигезендә, Татарстанның Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» такымы Дакар ярышларыннан алынды. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Билгеле булганча, сишәмбе көнне Айрат Мәрдиев машинасы капланды һәм шуның нигезендә КАМАЗның үзеннән-үзе GPS сүнде. Ярышлар тәртибе нигезендә, бу тыела, чөнки GPS ралли барышында даими эшләп торырга тиеш.

КАМАЗдагы GPSны тиз арада кабызганнар һәм шуңа Татарстан такымы әлеге карар белән килешмәде, әмма аларның каршы килүенә карамастан, спорт комиссарлары үз фикерендә калды.

2013 елны Мәрдиев Дакар ярышларында икенче урынны яулаган иде.
XS
SM
MD
LG