Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессының бюро утырышы Финляндиядә узачак


Март аенда Финляндиядә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро утырышын уздыру планлаштырыла. Бу хакта конгресс рәисе Ринат Закиров Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Атик Али белән очрашу вакытында сөйләшкән.

Конгрессның рәсми сайты хәбәр итүенчә, бүген Финляндиядә 800 якын татар яши. Һелсинкидагы “Исламия” татар мәдәни-дини үзәгенә якшәмбе мәктәбе, мәдәният үзәге, балалар бакчасы, китапханә, уку кабинетлары һ.б. керә. Татар яшьләре FTB (Finn tatar birligi) үз оешмасын булдырган, аларның төп бурычы – мәдәният проблемаларын хәл итү.

Узган елның март аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә булып, андагы татар җәмгыятенең вәкилләре белән очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG