Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага Иран театры килә


Уфага беренче тапкыр Иранның Ghoghnus исемле яшьләр театры килә. Башкаланың заманча сәнгать үзәгендә алар ике спектакль һәм бер тамаша күрсәтәчәк.

Иранның бу сәнгатькәрләре дөнья буйлап сәяхәт итә һәм тамашачыларны көньяк Иран көйләре һәм биюләре белән таныштыра. Артистлар үз чыгышларына тамашачыларны да җәлеп итә. Әлеге театр борынгы көйләрне һәм уен коралларын яңа заманча стильдә тәкъдим итә.

Тамашалар гыйнвар азагы-февральдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG