Accessibility links

Кайнар хәбәр

Принстон университеты имамы


Принстон университеты имамы Соһаиб Солтан
Принстон университеты имамы Соһаиб Солтан
Принстон шәһәренең Princeton Packet гәзите үзенең 10 гыйнвар санында Принстон университеты имамы Соһаиб Солтан белән әңгәмә бастырды. Бик кызыклы материал.

Бит Русиядә Америка университетларында һәм колледжларында мөселман әһелләре укыту турында бернинди дә мәгълүмат бирмиләр. Мин үзем дә бу турыда ныклап белми идем. Менә бу имам Принстон университетына эшкә алынганчы башка ике бик мәшһүр югары уку йортларында, Йель университеында хэм Тринити колледжында имам булып хезмәт иткән иткән. “Аңгыралар өчен Коръән” дигән китап та чыгарып өлгергән. Имам сүзләренчә, Принстон университетында ислам динен тотучылар күбәя, шул ук хәл Принстон шәһәрендә дә күзәтелә.

Шулай, Америкада ислам диненә киң ирек бирелгән. Безнең Нью-Джерси штатында 60ка якын мәчет эшли. Ә Нью-Йорк шәһәрендә мәчетләр саны 100гә җитә. Шунысы да кызык: беркем дә мәчеткә килгәч синнән шыгый яки сөнни булуың турында сорамый. Кил, кер мәчеткә һәм башкалар янына барып утыр һәм дога кыл. Теләсәң, имам янына барып сәлам биреп була. Вәгазьләр, әлбәттә, инглиз телендә.

Мин үземнең Фейсбук битендә Принстон университеты имамының фотосын урнаштырдым. Ул әле яшь кеше. Чыгышы белән шулай ук имам гаиләсеннән. Шунысы да бик мөһим, Америкада дин әһелләрен университетларга штатка алудан курыкмыйлар, чөнки әгәр студентлар дини хезмәткә мохтаҗ икән, алар үзләренең динен ныклап беләсе һәм аны тотасы килә икән, университет җитәкчеләре дин әһелләрен яллыйлар. Моны Казан югары уку йортларында бүген күз алдына китерүе бик кыен. Шушы мисалдан да демократик җәмгыятьнең кеше турында кайгыртуын яхшы күрергә була.

Вил Мирзаянов
галим, татар активисты
Принстон, АКШ

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG