Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге ияләре "гей пропаганда" канунына каршы хат имзалады


Британиянең The Independent газетында Нобель бүләге ияләренең Русия президенты Владимир Путинга Русиядә гей пропагандага каршы канунны гамәлдән чыгаруны сорап язган хаты дөнья күрде.

Хат идеясы Британия актеры Иэн Мюррей Маккеллен Русия халкына "Балдаклар хөкемдары" фильмы аша таныш. Гей булуын яшермәгән бу актерның элек тә Русиядә ЛГБТ хәрәкәтенә теләктәшлек белдергәне булды. Маккеллен бу хатны үзенең дусты Нобель химия бүләгенең 1996 елдагы иясе Һэрольд Уолтер Кротога язарга тәкъдим иткән булган. Әлеге хат, моңа кадәр Русиядәге бу канунга үзләренең каршы мөнәсәбәтен белдергән сәясәтчеләр, сәнгать кешеләре, спортчылар һәм башкалар белән галимнәрнең дә теләктәш булуын күрсәтә, ди аның авторлары.

2013 елда кабул ителгән әлеге канун нигезендә Русиядә гейлар турында уңай мисаллар белән сөйләү генә түгел, барлык җенси азчылыкларны телгә алу да тыела. Көнбатыш сәясәтчеләре һәм сәнгатькәрләре бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Күпләр аның аркасында Сочи Олимпия уеннарына килүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG