Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосы президенты киңәшчесе Дэвид Саттерга Русиягә виза бирелмәде


Дэвид Саттер
Дэвид Саттер
Русия хакимиятләре АКШ журналисты һәм язучы Дэвид Саттерга Русиягә визаны кире какты. Саттер 2013 елның сентябреннән Азатлык радиосы президенты Кевин Клоузның Мәскәүдәге киңәшчесе иде. "АКШ илчелеге Русиянең тышкы эшләр министрлыгына бу карарга ризасызлык хаты әзерли", диде Клоуз.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә "Дэвид Саттерның элекке визасы чыкканнан соң Русиядә калып виза тәртибен бозганы өчен биш ел илгә керүе тыела", диелгән.

Декабрь аенда Саттерга яңа визасы расланып моның өчен Тышкы эшләр министрлыгыннан махсус теркәлү номеры бирелгән булган. Декабрь аенда Саттер Киевка бара һәм Азатлыкның рус редакциясе сәхифәсендә "Американ журналистының Киев көндәлеге" исемле язмаларын урнаштыра. Русиягә визаны алу өчен Украинадагы Русия илчелегенә килгән журналистка виза кире кагыла.

Саттер 1976-1982 елларда Financial Times басмасының Мәскәүдәге хәбәрчесе булып эшли, соңыннан Советлар Берлеге мәсьәләләрендә Wall Street Journal басмасының махсус хәбәрчесе булып тора. Шулай ук аның Джон Һопкинз университетында фәнни дәрәҗәсе бар.
XS
SM
MD
LG