Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым тарихчысы руслар һәм украиннарның да нацилар ягында сугышканын дәлилләде


Кырым тарихчысы, язучы Владимир Поляковның ике китабы бу атнада Мәскәүдә Русия кораллы көчләренең үзәк музеенда тәкъдим ителәчәк. Аларның берсе 1941-1944 елларда Кырымда партизаннар хәрәкәтенә багышлана. Әлеге хезмәттә беренче тапкыр наци Германиягә ярдәм итүчеләр арасында кырымтатарларының гына түгел, шулай ук рус, украин һәм башка милләт вәкилләре булуына дәлилләр китерелгән.

"Сугышучыларның милләтләре беренче тапкыр телгә алына. Алар (нацилар) ягында руслар, украиннар, Казан татарлары, азәри һәм башка милләт вәкилләре дә булган. Татар батальоннары турында гына сүз йөртү бөтенләй дөрес түгел", диде язучы Кырымның мәгълүмат чараларына.

Кырымда Поляковның бу хезмәте февраль аенда тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG