Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Сочиның Олимпия уеннарына әзер булуын белдерде


Русия президенты Путин һәм премьер-министры Медведев Сочида чаңгы һәм биатлон ярышлары үтәчәк урында
Русия президенты Путин һәм премьер-министры Медведев Сочида чаңгы һәм биатлон ярышлары үтәчәк урында
Русия хөкүмәте утырышында премьер-министр Дмитрий Медведев Сочиның яхшыга үзгәргәнен, Олимпиада өчен барлык корылмаларның әзер булганын белдерде.

"Әзерлек эшләрен генә тикшермичә төрле чаралар да үткәрелеп тикшерелде. Президент моны үз контролендә тота. Декабрь һәм гыйнварда кайбер корылмаларны үзем дә тикшердем, алар барысы да әзер диярлек иде", диде Медведев. Шулай ук ул төзелешләрнең экология һәм иминлек стандартлары белән алып барылуын өстәде.

Олимпия уеннары тәмамлангач яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән барлык корылмалар да төбәк кулланышы өчен булачак.

"Олимпиададан соң шәһәрне халыкара дәрәҗәдәге туризм, ял итү һәм спорт үзәгенә әйләндерү кирәк", диде Медведев.

Экологлар һәм төзелешләрдә катнашучылар моның киресен белдерә. Сочи шәһәрендә эшләп кайткан татар егете Азатлыкка төзелеш эшләренең алак-шалак оештырылуын белдерде.
XS
SM
MD
LG