Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугатны яклаучылар АКШ журналистын Русиядән кууга протест белдерә


Дэвид Саттер
Дэвид Саттер
Дөньяда журналистлар хокукларын яклаучы "Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" оешмасы Русия хакимиятләренең американ журналисты һәм язучы Дэвид Саттерны илдән куып аның биш ел Русиягә керүен тыю карарына ризасызлык һәм борчылу белдерде.

Оешма Саттерга бу "кырыс җәза" аның үз мәкаләләрендә президент Владимир Путинны тәнкыйтьләве сәбәпле билгеләнгән булырга мөмкин, дип саный. Саттер Азатлык радиосы президенты Кевин Клоузның Мәскәүдәге киңәшчесе иде.

Хокук яклаучылар әлеге чикләүне гамәлдән чыгаруны һәм Саттерга Русиягә кайтып эшләргә рөхсәт бирүне таләп итә.

Мәскәүнең Таган мәхкәмәсе карарында Дэвид Саттерның биш ел Русиягә керүе тыела, чөнки ул 22-26 ноябрь көннәрендә Русиядә визасыз яшәгән, диелгән.

Саттерның визасы бетеп ул яңасына мөрәҗәгать иткән булган.
2011 елда Дэвид Саттерның "Бу инде күптән булган һәм дөрес тә түгел" ("It Was a Long Time Ago, and It Never Happened Anyway") китабы чыкты.

Анда язучы Русиянең совет чоры тарихы аша бүгенге сәясәтенә бәя бирә. "Элекке совет хакимиятләре дә, бүгенге җитәкчелек тә халык өчен түгел, ә үз мәнфәгатьләре өчен эшләгән", дип язган Саттер.
XS
SM
MD
LG