Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорда шикләнелгәннәрне 30 көнгә тоткарлау тәкъдим ителә


Либерал-демократлар җитәкчесе Владимир Жириновский полициягә террорда шикләнелгән кешеләрне мәхкәмә карары булмыйча да 30 тәүлеккә тоткарлау рөхсәте бирергә чакырды. Бүгенге көндә полициянең кешеләрне гаепләү белдермичә ике тәүлектән артык тоту хокукы юк. Аннан озаграк тотар өчен мәхкәмә карары булырга тиеш.

Дәүләт думасы террорга каршы чаралар кануннары тупланмасын тикшерә, алар арасында террорчыларны финанслау һәм террорда гаепләнгән кешеләргә җәзаны арттыру каралган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG