Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Давоста берничә очрашу уздырды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Давоска эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья икътисади форум ачылышында катнашты һәм берничә очрашу уздырды.

Миңнеханов CNBC телекомпаниясенең Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре җитәкчесе Евгения Рогожина белән очрашты. Тататрстан президенты сүзләренч, республика Invest in Tatarstan PR-проекты кысаларында CNBC белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Телекомпания KazanSummit-2013 Русия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитының төп телевизион партнеры булган. Очрашуда Миңнеханов һәм Рогожина Татарстан һәм CNBC телекомпаниясенең алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сөйләште.

Шулай ук Миңнеханов Barclays Capital идарә җитәкчесе, банк инвестицион хезмәтләре бүлеге рәисе, Meridian Capital ширкәте рәисе Марк Хольцман белән очрашты. Анда катнашучылар Татарстанда һәм республика вәкилләренең чит илгә сәфәрләре кысаларында әлеге ил хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән төрле сәфәрләр һәм очрашулар оештыру өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре турында килешкән.
XS
SM
MD
LG