Бүген «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисен Казанның Карл Маркс урамындагы бинага кертмәгәннәр. Берлекнең әгъзасы Фәнил Гыйләҗев сүзләренчә, иртән Нәбиуллин бинага килгәч аның хәрби киемндәге кешеләр белән камап алынуын күргән.
«Алар «Азатлык» активистларын хәтта бинага шәхси әйберләрен алырга да керми. Татар оешмасы туплаган әйберләрне куяр урын кирәк», ди ул.
Татар иҗтимагый үзәге һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге утырган Казанның Карл Маркс урамы 41нче йортны узган елның сентябрендә эшмәкәр Илдус Гыймадов сатып алган иде.