Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә шартлауда ким дигәндә биш кеше һәлак булган


Каһирәдә өч шартлауда ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Бүген иртән шәһәрнең полиция идарәсе бинасы каршында интихарчының машинаны шартлатуы нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды, дистәләрчәсе яраланды. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, шартлаудан соң ук атыш башланган. Бинаның тышкы ягына зыян килгән. Шулай ук якында гына урнашкан ислам мәдәнияте музеена да зыян салынган.

Икенче шартлау метро станциясе янында булган. Анда ким дигәндә бер кеше үлгән һәм 15 яраланган. Тагын бер шартлаткыч Каһирә янындагы Гиза шәһәре полиция бүлеге янында шартлаган. Монды зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

Бүген France-Presse агентлыгы полиция идарәсе каршындагы шартлауны үз өстенә «Әнсар Бейт әл-Маглис» төркеме алган.
XS
SM
MD
LG