Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина премьер-министры Азаров вазифасыннан китте


Украина хөкүмәтенең интернет сәхифәсе хәбәр итүенчә премьер-министр Николай Азаров вазифасыннан китүен белдергән.

Азаров моны Украина бөтенлеген саклау һәм илдәге низагка сәяси чишелеш юлларын табу өчен эшләгәнен язган.

Азаровның китүен һәм хөкүмәтнең таратылуын ноябрь аеннан бирле урам җыеннары уздырган оппозиция таләп итте.

Киевта Югары раданың чираттан тыш утырышы бара.
XS
SM
MD
LG