Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: АКШ тарихтагы иң озын рецессиядән чыгып килә


Барак Обама Конгресс алдында чыгыш ясый, 28 гыйнвар
Барак Обама Конгресс алдында чыгыш ясый, 28 гыйнвар
Сишәмбе кич АКШ президенты Барак Обама Конгресс вәкилләре алдында еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Президент үз сүзендә АКШ "ил тарихындагы икътисади төшенкелек (рецессиядән)" уңышлы чыгып килә, дип белдерде.

Бүгенге көндә эшсезлек соңгы биш елда иң түбән дәрәҗәдә, узган гасырның 90 елларыннан бирле беренче тапкыр сәнәгатьтә яңа эш урыннары булдырыла. Обама АКШның инвесторларны кызыксындырырлык илгә әйләнүен әйтте. Ул президент чорында илнең дәүләт бюджеты дефициты ике мәртәбә кимегән.

Тышкы сәясәттәге уңышлары турында сөйләп, Обама Гыйракта сугышның тәмамлануы, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга әзерлек барышы, Иран белән атом програмы турында килешүгә ирешү тырышлыклары турында әйтте.

Тагын бер тарихи вакыйга, дип, Обама Европа илләре белән АКШ арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләрне атады. Моңарчы аралар беркайчан да моның кадәр нык булмаган.

Украинадагы вазгыятькә тукталып, АКШ президенты бөтен ватандашларның да ирекле һәм тыныч шартларда үз фикерләрен белдерү хокукы бар, диде.

АКШ һәр кеше, аның тән төсе, дине, карашлары һәм җенси ориентациясенә карамастан бертигез хокукларга ия булырга тиеш, дигән сәясәт алып бара, диде президент. Моның дәлиле - киләсе атнада Сочида ачылачак Олимпиадага АКШ вәкилчелегенең баруы булачак, диде Обама.
XS
SM
MD
LG