Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның беренче президенты Кравчук низагны чишү юлын тәкъдим итте


Бүген Югары рада утырышында чыгыш ясаган Украинаның беренче президенты Леонид Кравчук сәяси низагны чишәр өчен Конституциягә үзгәрешләр кертергә, моның өчен махсус комиссия төзергә чакырды. Украинаның икенче президенты Леонид Кучма белән Кравчук оппозиция белән хакимиятләр арасында сөйләшүләрне күзәтүгә алынырга әзер.

Элекке президент депутатларны "амнистия" турындагы канунны кабул итеп урам җыеннары вакытында кулга алынганнарның барысын да иреккә чыгарырга һәм яулап алынган хакимият биналарын бушатырга чакырды.

"Бөтен дөнья һәм Украина үзе дә илнең ватандашлар сугышына килеп җитүен күрә. Илдә ике хакимият урнашты. Ризасызлык чаралары фетнәне хәтерләтә", диде Кравчук.

Кичә Азаров премьер-министр вазифасыннан киткәннән соң хөкүмәт башлыгы итеп вакытлыча беренче вице-премьер Сергей Арбузов билгеләнде. Рада 16 гыйнвар кабул иткән "диктаторлык" кануннарының күпчелеген гамәлдән чыгарды.
XS
SM
MD
LG