Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайбер ата-аналар балаларын өйдә укытуга күчә


“Госмания” мәктәбенең Биектау филиалы ябылганнан соң, кайбер ата-аналар балаларын өйдә укытуга күчермәкче. Татарстанда бу төр белем бирү әле үсеш алып кына килә.

Биектауда “Госмания” мәктәбе филиалында балаларын нигездә мөселманнар укыта иде. Яңа ел ялдыннан аның ябылуы турындагы хәбәр 50ләп баланың ата-анасын борчуга салды. Кайбер мөселманнар бу уку йортын дини булганга яптылар дип зарланса да, чынлыкта бу бинаны санитар-эпедимиология һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәве әйтелә.

“Әлбәттә бина бик матур, заманча. Соңгы таләпләргә туры килә торган җиһазлар алынган, янгынга каршы тору өчен автоматик сигнализация бар. Андый мәктәпләрне әле эзлисе дә эзлисе. Ул биш катлы торак йортның иң аскы (цокольный) катында урнашкан. Канун нигезендә андый урында балаларны укытырга ярамый икән. Чынлыкта анда тәрәзәләр дә, ишекләр дә ачыла. Ул подвал да түгел, чөнки турыдан-туры урамга килеп чыгасың, әмма канун булгач аны үтәргә кирәктер инде”, ди әлеге мәктәптә 11 яшьлек кызын укыткан Лилия Маняпова.

“Госмания” мәктәбе филиалы хәзер репетитор үзәге булып кына калган. Ә анда балаларын укыткан ата-аналар яңа мәктәпләр эзләүгә керешкән. Кайберләре Казандагы “Госмания” мәктәбенә күчәргә карар иткән, әмма ул Казанның Авиатөзелеш районында урнашуы сәбәпле, Биектаудан көн дә анда балаңны укырга алып йөрү мөмкин түгел диярлек.

Чынлыкта балалары хакына хәзер яшәү урыннарын алмаштыручы ата-аналар аз түгел. “Гаилә һәм мәктәп” журналы хәбәрчесе Нурия Әлмиева сүзләренчә, татарлар арасында фатирларын арендага биреп, үзләре вакытлыча мәктәпкә якынрак урынга күченеп торучылар арта бара.

“Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең Авиатөзелеш районына күчкәннәрен беләм. Мөселманнар балаларын укыту өчен күчәргә дә риза. Берничә ел элек бер ана биш баласын өйдә укыту формасына күчмәкче булган иде. Югары белеме булмагач аңа мондый мөмкинлек бирелмәгән һәм алар Мисырга күченеп китте”, ди ул.

Канун булгач кире кагырга хокуклары юк

“Госмания” филиалында балалары белем алганнарның да кайберләре гаиләдәге белем бирүгә (семейное образование) күчмәкче. Маняпова Биектау РОНОсына мөрәҗәгать тә язган булган.

“Балаларны өйдә укыту кануны моңа мөмкинлек бирә. Ел буе өйдә укытасың, теләсәң укытучылар яллыйсың. Алар хәзер 'индивидуальный предприниматель' дип атала. Шулар белән килешү төзисең. Мәсәлән, математиканы бит өйдә үзең укыту мөмкин түгел. Аннары бала барып аттестация узарга тиеш булачак. Моның өчен аны берәр мәктәпкә теркәү кирәк. Канун булгач мәктәпләр бу баладан баш тартырга тиеш түгелдер”, ди ул.

Маняпова әйтүенчә, Мәскәүдә гаиләдә укучы балалар күп, чөнки анда мәктәпләр ерак урнашкан.

“Бездә аз булгач, ул бик сәер тоела. Канун нигезендә һәрбер ата-ананың баласын укыту формасын сайларга хокукы бар. Бу эшкә җаваплы карау гына кирәк. Шулай да кайбер инстанцияләрдән аңламаучанлык бар.

Мөселманнарның кайберләре дәүләт мәктәбенә җибәрәселәре килми. Кайбер начар гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар тискәре йогынты ясый. Менә “Госмания” филиалында балалар татарча традицияләр нигезендә тәрбияләнде. Анда өстәмә әдәп-әхлак, гарәп теле дәресләре керә иде. Балаларга да, ата-аналарга бик ошый иде.

Әлбәттә кайберәүләр безгә фанатиклар дип карый. Бу алай түгел. Без ябылып ятмыйбыз. Минем кызым, мисал өчен төрле түгәрәкләргә йөри. Безнең бары балаларыбызны тәртипле, дини, татар традицияләренә нигезләнеп үстерәсебез килә”, ди ул.

Лилия әйтүенчә, ата-ананы бары тик бала ел азагында аттестацияне үтә алырмы дигән мәсьәлә генә борчый.

“Шуңа хәзер, бәлкем баланы “Госмания”гә йөртеп укытыргамы дип уйлыйбыз. Шулай да Биектаудагы репетитор үзәге яхшы гына эшләп китсә без ата-аналарга җиңел булыр иде. Укытучыларыбыз да югары белемле, тәҗрибәле һәм татар мөселманнарны хөрмәт итүче белгечләр”, ди ул.

Русиядә кайбер мәктәпләрдә хиҗап кию тыелганнан соң, балаларына өйдә белем бирүче гаиләләр артты. Бу хәл бигрәк тә Ставропольдә таралды, әмма ата-аналар моның өчен шактый чыгымнар таләп ителүен әйтә, чөнки укытучыларны яллау кыйммәткә төшә.
XS
SM
MD
LG