Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта кеше үтерүчегә бирелгән үлем җәзасы гамәлгә ашырылды


Американың Миссури штатында зәркән кибете хуҗасын үтергән 56 яшьлек Һерберт Смулзга бирелгән үлем җәзасы гамәлгә куелды. 1991 елда гаепләнгән бу кеше Бонна Терра шәһәре төрмәсендә инә кадап үтерелде. Тоткын үз сүзен әйтүдән баш тартты.

Быел АКШта инде алты үлем җәзасы гамәлгә ашырылды. 2013 елда тугыз штатта 39 тоткын хөкем ителеп үтерелде.

Үлем җәзасы Американың 32 штатында бар.
XS
SM
MD
LG