Accessibility links

Казанда сукыр эчәк белән яткан 21 яшьлек Рафаил Мәхмүтов үлеме тикшерелә


Узган елның ноябрендә Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә сукыр эчәге белән китерелгән 21 яшьлек Рафаил Мәхмүтов күп кан китүдән үлгән, дип санала.

Тикшерүчеләр операция ясаган хирургның ялгыш егетнең кан тамырына (артериягә) тигәнен ачыклаган. Тикшерү барышында бу хирург эшеннән читләштерелгән. Аңа "ялгышлык белән кеше гомерен өзгән ваемсызлык" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Моның өчен биш ел төрмә яный.

Тикшерүне Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы алып бара. Рафаилнең әнисенең хокукларын Казан хокук яклау оешмасы юристы Регина Шакирова яклый.

XS
SM
MD
LG