Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ювеналь канунга каршы урам җыены узды


Урыс патриотларының Русиядә яңа кабул ителгән ювеналь канунга каршы урам җыены. Уфа, 1 февраль
Урыс патриотларының Русиядә яңа кабул ителгән ювеналь канунга каршы урам җыены. Уфа, 1 февраль

1 февраль Уфада урыс патриотлары Русиядә яңа кабул ителгән ювеналь канунга каршы урам җыены уздырды. Чарада кырыкка якын кеше катнашты.

Ювеналь юстиция – хокук саклау өлкәсендә балалар һәм үсмерләр хокукларын бозуны тыюга юнәлдерелгән өлкә. Гади итеп әйткәндә, балигъ булмаганнарга өстенлек бирүне яклау. Русиядә моңа тәүге хәер-фатиха бирүче Борис Ельцин булган иде. Ул 1995 елның 14 октябрендә ювеналь канун булдырырга фәрман бирде. 2002 елның февралендә дәүләт Думасы “Русиянең мәхкәмә системасы турында” дигән канунына үзгәрешләр кертте. Анда ювеналь мәхкәмәләр булдыру каралган. Шулай булуга карамастан, илдәге бик аз төбәкләрдә генә мондый мәхкәмәләр эшли башлаган иде.

Башкортстанда да ювеналь мәхкәмә булдырылмады. 2013 елның декабрендә Дума Русиянең ювеналь канунын кабул иткән иде. Ул алдагы – 2015 елның гыйнварыннан эшли башларга тиеш. Уфада 1 февраль узган урам җыены әлеге канунга каршы оештырылды. Чара башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Анда Русия аналары, Русия ата-аналары хәрәкәтләре вәкилләре дә катнашты. Көн салкын булу сәбәплеме, чарада кырыкка якын кеше катнашты. Берәүләр килде, берәүләр китеп торды.

Шигарле машиналар
Шигарле машиналар
Чыгыш ясаучылар ювеналь канунның куркыныч булуын билгеләделәр. Чыгышларга караганда, беренчедән, канун гаиләләрне җимерәчәк. Чөнки моңа кадәр тигезлек булган гаиләләрдә өстенлек балаларга биреләчәк, моның белән ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр бозылачак. Әлегә тиклем әти-әниләрне тыңлау, тыңламаган балаларны төрле тыюлар белән тәрбияләү мөмкин булса, хәзер алар бетереләчәк. Нәтиҗәдә, бу гаиләләрне җимерүгә алып киләчәк.

Икенчедән, ювеналь канун әхлакый зыян сала, демографик казага алып килә. Психологлар фикеренчә, балаларның мин-минлеген һәртөрле үсендерү аларның психикасы бозылуга, балалар арасында эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманлык үсүгә алып килә. Балаларның мәгълүмат алуга иреге дип хәвефсез секс пропагандалау нәтиҗәдә психик һәм венерик авырулар үсүгә, аз балалы яки бөтенләй баласыз гаиләләр күбәюгә китерә. Бу исә демографик каза белән бетәчәк.

Чарадагы шигар
Чарадагы шигар
Өченчедән, мәгариф һәм зыялылыкны җимерүгә алып киләчәк. Мәктәпләрдә балалар хокуклары буенча вәкилләр булдырылу белән укытучылар һәм мәктәп җитәкчесе өстеннән мәгълүматлар җыю башланачак. Мондый “үсмерләр терроры” нәтиҗәсендә болай да юкка чыгып барган мәгариф бөтенләй җан тәслим кылачак. Мәгариф конкурентлыгын югалтачак.

Дүртенчедән, илдә стабильлек бетәчәк, криминал үсәчәк. 18 яшькә кадәрләрне җаваплылыкка тарттырмау нәтиҗәсендә яшьләр бандалары артачак. Ярлы гаиләләрдән балаларны тартып алулар педофилияне арттырачак. Гаилә эшләренә тыкшынулар, балаларны ата-аналарга каршы куюлар халык арасында ризасызлык артуга, стабильлек бозылуга алып киләчәк.

Урам җыены ахырында резолюция кабул ителде. Анда чарада яңгыраган таләпләр кертелде.
XS
SM
MD
LG