Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яшүсмер тарафыннан тотык итеп алынган укучылар азат ителгән


Бүген Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш бүлгесендәге Отрадное районындагы 263нче мәктәпкә кораллы кеше үтеп кереп ике дистәдән артык укучыны тотык итеп ала. Соңрак аның әлеге мәкәпнең югары сыйныф укучысы булуы ачыклана. Исеме әйтелми.

Ул мәктәп сакчысын корал белән куркытып үзен бинага алып керүне таләп итә, шунда ул беренче катта булган биология дәресе уза торган бүлмәдәге 24 кешене тотык итеп ала. Шул ук вакытта ул бернинди таләпләр белдерми.

Әлеге урынга килгән полициягә ул тәрәрзәдән ут ача һәм нәтиҗәдә ике полиция яралана. Соңрак аның берсе хастаханәдә җан бирә. Шулай ук бер укытучының үлүе дә әйтелә.

Тотык итеп алынган укучылар азат ителә. Мәктәптән барлык укучылар һәм укытучылар чыгарыла.

Кораллы яшүсмер тоткарланган.
XS
SM
MD
LG