Accessibility links

Мәскәү мәктәбендә тотык итеп алынган укучылар азат ителде


Мәскәү мәктәбендә тотык итеп алынган укучылар азат ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

3 февральдә Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш бүлгесендәге Отрадное районындагы 263нче мәктәпкә кораллы кеше үтеп кереп ике дистәдән артык укучыны тотык итеп ала. Соңрак аның әлеге мәктәпнең югары сыйныф укучысы булуы ачыклана. Исеме әйтелми. Ул мәктәп сакчысын корал белән куркытып үзен бинага алып керүне таләп итә, шунда ул беренче катта булган биология дәресе уза торган бүлмәдәге егермеләп кешене тотык итеп ала. Әлеге урынга килгән полициягә ул тәрәрзәдән ут ача һәм нәтиҗәдә ике полиция яралана. Соңрак аның берсе хастаханәдә җан бирә. Шулай ук бер укытучының үлүе дә әйтелә. Тотык итеп алынган укучылар азат ителә. Мәктәптән барлык укучылар һәм укытучылар чыгарыла.

XS
SM
MD
LG