Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары президенттан бина сорый


Татар активистлары президенттан бина сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Татар активистлары үзләренә бина таләп итә

Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары үзләренә бина йә берәр бүлмә таләп итеп чираттагы пикетын уздырды.

3 февральдә Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге Бауман урамында пикет уздырды. Чарада катнашучылар Казан җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетын узган ел биргән вәгъдәсен үтәргә чакырды.

"Китмибез! Татарлар исән әле", "Президент Миңнеханов! Татарларга Казаннан урын табасызмы?", "2014=1552 SOS! 22.01.2014. Татарларны татар йортыннан кудылар", дигән һәм башка шигарләр күтәрелгән пикетта 5-6 кеше катнашты.

Махсус Казан башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты каршында оештырылган пикетта татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешмаларына аерым бина яисә берәр бүлмә бирү таләп ителде.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев Азатлык радиосы сорауларын җаваплап Казан башкарма комитетының үзләрен дүрт айдан бирле алдап йөрүен әйтте.

"Узган елның 20 сентябрендә татар йорты сатылгач безгә яңа бина биреләчәге әйтелгән иде. Әмма бүгенгә кадәр бернинди дә нәтиҗә күренми. Аннан барлык татар оешмаларын куып чыгардылар, әмма бернинди дә урын бирмәделәр. Дөрес, безгә Казанның Левченко бистәсеннән урын тәкъдим иттеләр анысы. Әмма анда берничек тә эшләп булмый", дип белдерде Зәкиев.

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, татар оешмаларының бинасыз калуыннан Татарстан президенты хәбәрдар түгел.

"Татарстан президенты безнең проблемнан хәбәрдар түгелдер дип уйлыйм. Чөнки аңа безнең мәсьәлә турында әйләнә-тирәсендәге түрәләр әйтми. Рөстәм Миңнеханов безнең мәсьәләдән хәбәрдар булса бина табу мәсьәләсен ничек тә хәл итү ягын карар иде. Казанда татар оешмаларына урын булырга тиештер дип уйлыйм. Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында урысларның да, украин, әрмән оешмаларының да, барысының да үз куышы бар. Әмма нигәдер анда татарларга гына урын юк", дип сүзләрен тәмамлады ул.

Бер сәгать чамасы барган чара тыныч үтте. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыннан пикетчылар янына чыгучы булмады.
XS
SM
MD
LG