Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Синдеева: «Дождь» ябылмаячак


«Дождь» телеканалы мөдире Наталья Синдеева Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, авырлыкларга карамастан тапшырулар туктатылмаячагын һәм алар тамашачылар өчен көрәшәчәген әйтте.

29 гыйнвардан "Эр-Телеком", "Акадо", "НТВ-Плюс", "Ростелеком", "Билайн ТВ" һәм "Континент ТВ" операторлары «Дождь» телеканалын сүндерде. Хәзер телеканалны tvrain.ru сайтында һәм төбәк опреаторлары аша гына карап була.

Операторларның телеканалны сүндерүе камап алу вакытында шәһәрне нациларга биреп, ленинградлыларның гомерен саклап калып булыр идеме, дигән сораштырудан соң туган шау-шу белән бәйлиләр.

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы кабель операторларының "Дождь" телеканалын сүндерүен тикшерүне сорады.

Шураның мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, операторлар үз өстенә цензура функциясен алып Русия конституциясен боза.
XS
SM
MD
LG