Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин экстремизм өчен җәзаны кырыслатуны күздә тоткан канунны имзалады


Русия президенты Владимир Путин экстремизм белән бәйле җинаятьләр өчен җәзаларны кырыслатуны күздә тоткан канунны имзалады. Экстремизмга чакыру өчен элек штраф кимендә 100 мең сум каралган булса, хәзер ул 300 мең сум тәшкил итә. Шулай ук гаепле дип танылган кешене элек кимендә өч ел төрмә көтсә, хәзер дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Русиянең рәсми басмалары язуынча, әлеге канунның тиз арада кабул ителүенә күптән түгел Волгоградтагы ике теракт һәм тиздән Сочида ачылачак Олимпиада сәбәп булган.
XS
SM
MD
LG