Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чыңгыз хан" күргәзмәсен Хәмитов тә карады


Рөстәм Хәмитов рәссамнарны котлый
Рөстәм Хәмитов рәссамнарны котлый

4 февраль көнне Уфадагы "Мирас" сәнгать галереясендә "Чыңгыз хан" татар рәссамнары иҗат берләшмәсе талант ияләренең чираттагы уртак күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачу тантанасына республика президенты Рөстәм Хәмитов та килде.

Уфа үзәгендә Ленин урамында элек зур ашханә урнашкан бина узган ел азагында Рәссамнар берлегенә тапшырылган иде. Анда бик матур төзекләндерү эшләре башкарылып, бу ел башында ул үз ишекләрен ачты. Искитмәле матур шушы иркен залда хәзер “Мирас” сәнгать галереясе өй туйлады. Татар рәссамнарының егерме елдан артык эшләп килүче “Чыңгыз хан” иҗат берләшмәсе менә шушы өр-яңа залда беренчеләрдән булып үз күргәзмәсен оештыра.

Күргәзмәдәге эш
Күргәзмәдәге эш
“Мирас”ны өй туе һәм “Чыңгыз хан”чыларның берлектәге күргәзмәсен котларга республика президенты Рөстәм Хәмитов җәмәгате Гөлшат ханым белән килде. Тантана башында ул әлеге данлыклы иҗат төркеме рәссамнарын чираттагы матур күргәзмәләре белән ихлас котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Ә инде рәссамнар өчен әлеге “Мирас” сәнгать галереясе кебек уңайлы залларның Уфада да, башка шәһәрләрдә дә тагын ачылачагын ышандыра Рөстәм Хәмитов. Гомумән, быелгы мәдәният елында иҗат әһелләренә эш һәм яшәү шартларын яхшырту тәңгәлендә байтак игелекле гамәлләр тормышка ашырылачагын әйтә республика башлыгы.

“Чыңгыз хан” татар рәссамнары иҗат берләшмәсенә 20 ел инде Башкортстанның атказанган рәссамы Вәсил Ханнанов җитәкчелек итә. Төркем үзе җәмгысе берсеннән-берсе талантлы 7 рәссамны берләштерә. Аларның һәммәсе дә бу күргәзмәгә килә алмаган. Чөнки тумышы белән Борай районынан булган күренекле рәссам Ринат Харисов соңгы берничә елда Канаданың Торонто шәһәрендә яшәп иҗат итә. Шулай да аның байтак кына картиналары урын алган биредә.

Расих Әхмәтвәлиев
Расих Әхмәтвәлиев
“Чыңгыз хан” рәссамнарын, гомумән, дөнья гизүчеләр дип әйтергә була. Мисал өчен, Башкортстанның атказанган рәссамы Расих Әхмәтвәлиев алты ел Франциядә яшәгән иде. Хәзер ул Уфага кайтып төпләнде. Бу күргәзмәгә дистәгә якын эшен тәкъдим иткән. Ә инде чыңгызханчылар бу күргәзмәдә тамашачылар хозурына барлыгы алтмыштан артык иҗат үрнәген чыгарган. Алар арасында элекке еллардагы матур эшләре дә, соңгы вакытта язылган әсәрләре дә бар.

Наил Байбурин
Наил Байбурин
​Башкортстанның атказанган рәссамы Наил Байбурин да әлеге бәйрәмдә җиде эше белән катнаша. Төрле материал белән һәм төрле жанрда эшли ул. Әле тәкъдим иткән әсәрләре арасында тимердән ясалганнары да бар. Наил әфәнде әйтүенчә, менә ике дистә елдан артык инде “Чыңгыз хан” иҗат берләшмәсе рәссамнары фикердәшләр булып эшләп килә. “Безнең шундый озак еллар бергә булуыбызның сере – чын, ихлас дуслыгыбызда”, - ди ул.

Җырчы Идрис Газиев чыңгызханчылар белән күптән дус
Җырчы Идрис Газиев чыңгызханчылар белән күптән дус
Рәссамнарның шатлыгын уртаклашырга аларның иҗатташ дуслары да, сәнгать белгечләре дә, күп тамашачылар да килгән. Танылган җырчы Идрис Газиев әйтүенчә, “Чыңгыз хан”ның берничә рәссамы белән аны шәхси дуслык та бәйли. “Мисал өчен, Расих Әхмәтвәлиев белән бер елларда Уфа сәнгать училищесында белем алдык. Ул рәсем сәнгате буенча, мин вокал бүлегендә. Димәк, без бер-беребезне 40 елга якын беләбез дигән сүз”, - ди Идрис әфәнде.

Тамашачылар күргәзмәгә куелган иҗат үрнәкләрен бик кызыксынып карады һәм аларга югары бәя бирде. Экспозиция 15 мартка кадәр күрсәтеләчәк.

Рөстәм Хәмитов чыңгызханчылар белән истәлеккә фотога төште
Рөстәм Хәмитов чыңгызханчылар белән истәлеккә фотога төште
XS
SM
MD
LG