Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочига очарга тиеш булган Бердников Казан һава аланында тоткарланган


«Җинаять һәм канунсызлыкка каршы» хәрәкәт башлыгы Дмитрий Бердников Казан һава аланында тоткарланган. Ул Олимпиада узачак Сочига очарга тиеш булган. Үзенең ярышларга билетлары булуын әйтә.

«Новая газета» хәбәр итүенчә, ул инде багажын тапшырып теркәлү узган, әмма очкычка утырырга дип барганда аны полиция вәкилләре туктаткан. Алар Бердниковка паспорттагы бер бите бозылган булуын әйткән.

«Мин хәзер полициядә. Очкыч инде китте» дигән ул.

Элегрәк Бердников Олимпиадага әзерлек вакытында Сочида җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы иҗтимагый комитет оештыруы турында хәбәр тараткан иде.
XS
SM
MD
LG