Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда табиплардан зыян күрүчеләрне Казан хокук яклау үзәге ярдәм итәргә әзер


Татарстанда табиблар хатасыннан зыян күргәннәр өчен “кайнар” элемтә эшли башлады. Аны Казан хокук саклау үзәге оештыра.

Чара хокук саклау эшчәнлегенә бүлеп бирелгән Русия президенты гранты акчасына уздырыла. Юристлар гражданнарга бушлай киңәшләр бирәчәк, һәлакәттән соң кая мөрәҗәгать итәргә, тикшерү оешмаларына һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен нинди материаллар җыярга кирәклеген аңлатачак.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, медицина ярдәмен күрсәткәндә килеп чыккан кимчелекләрне раслаучы документлар булган очракта, Казанның хокук саклау үзәге мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүченең ихтыяҗларын якларга әзер.
XS
SM
MD
LG