Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада шагыйрь Марис Нәзировның хәтер кичәсе узды


Шагыйрь Марис Нәзиров
Шагыйрь Марис Нәзиров

6 февраль Уфада билгеле шагыйрь һәм журналист Марис Нәзировның хәтер кичәсе узды. Анда шагыйрьнең туганнары, каләмдәшләре, якташлары һәм шигърият сөючеләр катнашты.

Чара Башкортстан Язучылары берлеге залында узды. Анда шагыйрьнең туганнары, каләмдәшләре, якташлары һәм шигърият сөючеләр катнашты. Чараны күренекле җырчы Радик Динәхмәтов ачты, ул шагыйрь рухына Коръән сүрәләре укыды һәм мөнәҗәт башкарды.

Нәзифә Нәзирова
Нәзифә Нәзирова
​Марис Нәзировның җәмәгате Нәзифә Нәзирова якты истәлекләре белән бүлешеп, өч бала, ике онык үстерүләрен әйтте. Марисның үлеменә берничә көн кала язылган шигырьләрен укып ишеттерде. Соңгы көннәрендә тормыш, яшәү асылы хакында сөйләшеп утырганын, сөйләшер сүзләре бетмәвен әйтте.

Кичә шагыйрь сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп алып барылды. “Сез кайларда,татар угланнары?” исемле барлык татар халкының гимнына әверелгән җырны Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Идрис Кәлимуллин башкарды.

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов шулай диде:

Марат Кәримов
Марат Кәримов
​"Марис Нәзиров иҗатында туган җир, туган ил, туган тел тойгылары бик көчле иде. Ул гамьле, чәмле шагыйрь иде. Үзенә бик таләпчән булды.

"Күз шикелле генә көйрәгәнмен
Ялкын булып дөрләр чагымда", - шулай дип язса да, бик янып, ашыгып яшәде.

"Ә җырларны барыбер язалмадым
Бер кинәнеп, үксеп җырларлык..."

Марис Нәзиров лирик шагыйрь иде. Язалмадым дип әйтүе - аның таләпчәнлеге нәтиҗәсе. Аның сүзләренә йөздән артык җыр язылган".

Билгеле композитор Алик Локманов:

Алик Локманов
Алик Локманов
“Марис Нәзиров бик альтруист кеше иде. Ул кешеләргә авырлык тудырмас өчен барсын да тәртиптә тотты. Мәрхүменнән соң эшләгән бүлмәсен ачтык. Анда иң яхшы шигырьләрен һәм хушлашу сүзе өчен фотосын да әзерләп куюы ачыкланды”.

Шагыйрьнең укытучысы, дусты, профессор Рәиф Әмиров Марисның 11 китабы чыгуын, аның шигырьләренең инглиз, алман, чуаш, төрек һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителүе турында сөйләде.

Агымдагы елда истәлекләр китабы чыгачагын әйтте. Марис Нәзиров исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәрен ирештерде.

Шагыйрь Марис Нәзировның хәтер кичәсе
Шагыйрь Марис Нәзировның хәтер кичәсе
XS
SM
MD
LG