Accessibility links

Мәскәүдә "Дождь" каналын якларга чыккан 40тан артык активист тоткарланган


Мәскәүдә Манеж мәйданында рөхсәтсез чара үткәрергә тырышкан 40тан артык активист тоткарланган.

Активистлар әйтүенчә, алар "Дождь" каналын яклап флешмоб үткәрергә теләгән. Канал логотибын хәтерләткән шәмсияләрен бергәләр ача башлаганда аларны тоткарлый башлаганнар.

Моңка кадәр Мәскәү рәсмиләре "Дождь" каналын яклап чара әзерләнә дигән хәбәрләр таралуга шәһәр үзәгендә рөхсәтсез чараларга юл куймаячагын белдергән иде.

"Дождь" каналы тирәсендәге җәнҗал "йөзләрчә мең ленинградлының гомерен саклап калу өчен шәһәрне наци гаскәрләренә калдырып китәргә кирәк идеме" дигән сораштырудан соң башланып китте.

Канал бу сорау өчен гафу үтенсә дә, кабел һәм иярчен операторларның күбесе аның тапшыруларын туктатты.
XS
SM
MD
LG