Accessibility links

Кайнар хәбәр
Ябылыш тантанасында Сочи уеннары талисманнары: куян, аю һәм ак барс
Ябылыш тантанасында Сочи уеннары талисманнары: куян, аю һәм ак барс

Сочи көндәлеге

7-23 февраль көннәрендә Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык хәбәрчеләре бу уеннарның иң кызыклы мизгелләрен барларга тырышты.

Русиянең эстафета такымы. Өстә Максим Вылегжанин
Русиянең эстафета такымы. Өстә Максим Вылегжанин
УДМУРТ ЕГЕТЛӘРЕ -- 16 февраль чаңгыда 4x10км эстафетада Русиянең ирләр командасы икенче урын алды. Такымдагы дүрт егетнең икесе - Дмитрий Япаров белән Максим Вылегжанин - удмурт милләтеннән. Максимның хатыны - татар кызы Альбина Гәрәева, удмурт телевидениесендә журналист булып эшли.
СОЧИ КӨЧЕКЛӘРЕ -- Фристайлда көмеш медаль яулаган американ егете Гас Кенуорти Сочида тапкан урам көчекләрен үзе белән алып китмәкче. Твиттер битендә язуынча, ул бу дүрт көчекне һәм әниләрен медиаүзәк янында тапкан, аларны бик ошаткан һәм хәзер үзе белән алып китү өчен тиешле чаралар күрү белән мәшгуль.
Чанада Денис Алимов укучысы Елена Никитина
Чанада Денис Алимов укучысы Елена Никитина
"ТАТАР МЕДАЛЕ" -- Мәскәү тренеры Денис Алимов тәрбияләгән Елена Никитина чанада шууда бронз медаль яулады. Белгечләр моны Русиянең скелетонда хатын-кызлар арасында беренче Олимпия медале дисә, челтәрдәге кайбер татар җанлы күзәтүчеләр "беренче татар медале" дип атады.
Ачылыш тамашасында бишенче боҗра ачылмый калды
Ачылыш тамашасында бишенче боҗра ачылмый калды

БОҖРА МАҖАРАСЫ -- Audi ширкәте Олимпиада оештыручыларына аңлатма бирде. Ачылыш тамашасында бишенче боҗра ачылмый калганнан соң интернетта "Дүрт боҗра да җиткән" дигән постер таралган иде. Күпләр аны Audi ширкәтенең тапкыр рекламы дип бәяләде. Audi, безнең моңа катышыбыз юк, дигән аңлатма бирергә мәҗбүр булды.

* Audi – Сочи уеннары спонсоры. Ширкәт логотибында дүрт боҗра.
Наталья Жукова 10 чакрымга йөгерүдә
Наталья Жукова 10 чакрымга йөгерүдә

КАЗАН КЫЗЫ -- Казан кызы Наталья Жукова чаңгыда классик ысул белән 10 чакрымга йөгерүдә җиденче урын алды. Бу Русия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗә. Канада данын яклаучы Дарья Гаязова 44нче килде. Җиңүне Польшадан Юстина Ковальчик яулады. Икенче урында Шарлотта Калла (Швеция), өченче урында Тереза Йохауг (Норвегия).
Руслан Захаров Сочида күнегүләр вакытында
Руслан Захаров Сочида күнегүләр вакытында

ФӘЛСӘФӘЧЕ-СПОРТЧЫ -- Ачылыш тантанасында Олимпия антын укыган Уфа егете Руслан Захаров бәләкәй чакта президент булырга хыялланган икән. 2010 елда ул Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Руслан экономист белемен дә ала. Сочи Олимпиадасында ул шорт-тректа ярыша. Киләсе ярышлар 13, 18 һәм 21 февраль көннәрендә була.
Антон Гафаров квалификация узышында. Сочи 11 февраль 2014
Антон Гафаров квалификация узышында. Сочи 11 февраль 2014

ҮКЕНЕЧЛЕ ЕГЫЛУ -- Антон Гафаров спринт ярышын уңышлы гына башлаган иде, әмма ярымфиналда егылып җәрәхәтләнде. Моңа Италия чангычысы сәбәпче булды дип исәплиләр, махсус комиссия моны әле тикшерәчәк. Антон күз яшьләрен яшермәде, елады...

Үз вакытында, 2010 елда Гафаров шулай бер бәлага тарып, гарип кала язган иде инде. Күнегү вакытында хәле начараеп, ул табибларга мөрәҗәгать итә. Берничә инъекция ясаганнан соң, 4 сәгатькә сузылган анафилактик шок кичерә, егетнең бар бәдәне хәрәкәтләнми башлый. Табиблар аңа спортчы карьерасын туктатырга туры килер, ди. Ләкин Антон шөгыльләнүен дәвам итә һәм бер елдан артык вакыт узганан соң, ул ирекле стиль белән спринтта “Красногорская лыжня” ярышында Олимпия чемпионы Никита Крюковны узып, финишка алдан килә. Ул вакытта Антон тулы канлы тормышка гына түгел, һөнәри спортка да әйләнеп кайта. (Гөлназ Бәдретдин)
ПУТИНДА ТАТНЕФТЬ ТАМГАСЫ -- Якшәмбедә Сочи Олимпиадасының фигуралы шуу ярышына Русия президенты Владимир Путин Татнефть тамгалы кием киеп килде.

Путин Татнефть тамгалы киемдә
Путин Татнефть тамгалы киемдә

дәвам

XS
SM
MD
LG