Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алжирда очкыч һәлакәтендә кимендә 119 кеше үлде


11 февральдә Алжирның көнчыгышында С-130 "Геркулес" хәрби-транспорт очкычы җимерелгән. Казада һәлак булган 119 кеше турында хәбәр ителә. Очкыч илнең саклану министрлыгыныкы булган.

Очкычта алжир хәрбиләре һәм аларның гаиләләре утырган. Борт Таманрассет шәһәреннән Константина шәһәренә очкан булган. Очыш барышында экипаж белән элемтә өзелгән. Соңыннан очкычның тауларда җимерелүе билгеле булган.

XS
SM
MD
LG