Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Сочига килде


Шимбә көнне Татарстан президенты XXII кышкы Олимпия уеннарын карар өчен Сочига килде. Президентның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Миңнеханов башта Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров белән Олимпия паркында булган. Анда ул Русия такымы җанатарлар йортын караган һәм Татарстанн “Сочи 2014” оештыру комитеты волонтерлары һәм хезмәткәрләре белән очрашкан.

Аннары Миңнеханов Русия һәм АКШ арасындагы хоккей матчын караган.
Якшәмбе президент тау кластеры объектларында һәм Русия хоккей такымының Словакиягә каршы матчында булырга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG