Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан атакайларына татарча укытачаклар


Казан рухани семинариясендә факультатив рәвештә татар теле дәресләре башланды. Дәресләр агымдагы уку елында икенче семестр дәвамында укытылачак. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Шулай итеп, семинариядә октябрь инкыйлабына кадәр булган традицияләрнең берсе кире кайта. Билгеле булганча, ул чорда татар теле Казан рухани академиясендә һәм семинариясендә укытылган. 1855-1870 елларда семинариядә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белем биргән.

Хәзер семинариядә дәресләрне Казан федераль университетының чит ил гражданнары өчен әзерлек бүлеге факультетының гуманитар фәннәр кафедрасы укытучысы Гөлнара Фәрхетдинова бирә.

Факультативка, бакалавриат студентларыннан тыш, татар телен өйрәнергә теләгән магистрантлар һәм семинариянең администрация вәкилләре дә йөри ала.
XS
SM
MD
LG