Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО хисабы Төньяк Корея җитәкчелеген мәхкәмәдә хөкем итәргә чакыра


Төньяк Кореядәге җинаятьләрне тикшерүчеләр төркеме рәисе Майкл Кирби Женевада хисапны тәкъдим итә.
Төньяк Кореядәге җинаятьләрне тикшерүчеләр төркеме рәисе Майкл Кирби Женевада хисапны тәкъдим итә.
БМОның кеше хокуклары торышын тикшерүчеләре Төньяк Корея хакимиятен кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда, шул исәптән кешеләрне үтерүдә, җенси көч куллануда, ачлыкка һәм коллыкка дучар итүдә гаепли.

БМО Кеше хокулары шурасы мандаты белән бер ел дәвамында тикшерүләр үткәргән белгечләр шурасының хисабында Төньяк Корея җитәкчелеген Һаагтагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсендә хөкем итәргә кирәклеге турында языла.

Тикшерүчеләр төркеме рәисе Майкл Кирби әйтүенчә, Төньяк Корея рәсмиләре бу җинаятьләрне ил җитәкчесе Ким Чен Ынның ныклы контроле астында башкарган. Төньяк Кореянең Женавадагы вәкиллеге хисапта язылган гаепләүләрне кискен рәвештә кире какты.
XS
SM
MD
LG