Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина милициясе: Демонстрантларга "радикаллар" ата


Киевтагы чиркәүдә һоспиталь эшли
Киевтагы чиркәүдә һоспиталь эшли
Украина эчке эшләр министрлыгы милициянең һәм хәрбиләрнең корал кулланмавын, ә демонстрантларга "радикал" активистлар ата дип белдерә. Бу хакта министрлык сайтына мәгълүмат урнаштырылган. Министрлык хәбәр итүенчә, хокук саклаучылар травма салучы ядрәләр генә куллана.

Украина сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Киевта демонстрантлар белән полиция бәрелешләрендә ике яктан да 25 кеше һәлак булган. 350 кешегә зыян килгән. Майдандагы активистлар исә зыян күрүчеләрнең меңнән артык булуын белдерә. Күпләр соңыннан эзәрлекләүләр булырга мөмкин дип хастаханәләргә мөрәҗәгать итми.

Киевта канлы бәрелешләр 18 февральдән бирле дәвам итә. Оппозиция конституцион реформаларга теләктәшлек күрсәтеп Югары радага үтәргә тырышканда демонстрантлар һәм милиция арасында бәрелешләр башланды. Президент һәм оппозиция җитәкчелегенең сөйләшүләре көрчеккә төртелде.
XS
SM
MD
LG