Украинадагы вакыйгалар фаҗигагә әйләнү сәбәпле АКШ ил эчендәге сөйләшүләрне яңартырга чакырды һәм шулай ук Киев урамнарында көч куллану артында торучыларга чикләүләр булу мөмкинлеге турында да кисәтте. Бу хакта Вашингтондагы Азатлык журналисты хәбәр итә.
АКШ вице-президенты Джо Байден Киев урамнарындагы хәлгә "тирән борчылу" белдерү өчен Украина президенты Виктор Януковичка шалтыратты. Ул Украина президентын хөкүмәт көчләрен демонстрантлардан читкәрәк күчерергә һәм оппозиция белән сөйләшүләр башларга чакырды.
Ак йорт белдерүенчә, АКШ ике яктан да көч куллануны гаепли, әмма Вашингтон киренкелекне йомшарту өчен хакимият җаваплырак дип саный.