Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның ике спортчысы Олимпиаданы ташлап кайта


Украинаның тау чаңгысы спортчылары Богдана Мацецкая һәм аның әтисе тренер Олег Мацецкий Сочи Олимпиадасында катнашудан баш тартты. Алар әнә шулай итеп Киев үзәгеннән демонстрантларны тупас рәвештә куып тарату өчен җаваплы президент Виктор Януковичка протест белдерә.

Мацецкийлар шулай ук Януковичның низагтан чыгу өчен оппозиция белән сөйләшергә теләмәвенә дә протест белдерә. Мацецкий интернетта: “Майдандагы көрәшчеләргә теләктәшлек күрсәтеп һәм шулай ук бандит-президентка һәм аның куштан хөкүмәтенә протест йөзеннән Сочи уеннарында алга таба катнашудан баш тартабыз. Украина азатлыгы өчен һәлак булганнарга мәңге дан”, дип язды.
XS
SM
MD
LG