Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама һәм Путин Украинадагы вазгыятьне тикшерде


Обама (у) һәм Путин Петербурда G20 саммитында. 5 сентябрь 2013
Обама (у) һәм Путин Петербурда G20 саммитында. 5 сентябрь 2013
АКШ президенты Барак Обама һәм Русия президенты Владимир Путин телефон аша Украинадагы вазгыятьне, башка халыкара мәсьәләләрне, шул исәптән, Сүриядәге хәлләрне, Иран атом програмы сөйләшүләрен тикшерде.

Ак йорт хәбәр итүенчә, Киевта ирешелгән сәяси килешүләрне тормышка ашыру, Украинадагы икътисади хәлне тотрыкландыру һәм реформалар үткәрү кирәклеге турында ике президент та үз фикерен белдергән.

Дәүләт департаменты вәкиле президентларның җомга Украина оппозициясе һәм Виктор Янукович белән килешүен тизрәк тормышка ашыру кирәклеге турында уртак фикергә килүләрен белдерә. Русия бу эштә катнашырга теләге булуны әйткән.

Сәгатьтән артыкка сузылган сөйләшүнең күп өлеше Украинадагы вазгыятькә багышланган.
XS
SM
MD
LG