Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты вазифаларын Югары Рада спикеры Турчинов башкара


Александр Турчинов
Александр Турчинов
Украина президенты вазифаларын Югары Рада спикеры, “Батькивщина” фиркасеннән депутат Александр Турчинов башкара.

“Батькивщина” лидеры Арсений Яценюк журналистларга, әгәр дәүләт башлыгы булмаса, конституция нигезендә аның вазифалары парламент рәисенә йөкләнә, дип аңлатты.

Шимбә Югары Рада Виктор Януковичны хакимияттән читләштерү карары кабул итте һәм вакытыннан элек президент сайлауны 25 майга билгеләде.

Янукович хакимияттән китмәвен, Югары Рада карарларын кануни түгел дип белдерде, илдәге хәлләрне түнтәрелеш буларак бәяләде.

Януковичның төгәл генә кайда икәне билгеле түгел. Украинаның кайбер мәгълүмат чаралары ул Донецкига килгән, ә кайберләре Русиягә киткән дип хәбәр итә.

Иреккә чыккан Юлия Тимошенко Киевка килгәч, Украинаның тиздән Европа Берлегенә кушылачагын белдерде. Ул илдәге диктатура җимерелүне халык тырышлыгы буларак бәяләде.

Украина сәламәтлек саклау министрлыгы 18 февральдә башланган бәрелешләрдә 82 кешенең һәлак булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG