Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Грузия премьер-министры белән очрашты


АКШ Грузиянең НАТОга кушылырга омтылуына һәм ил бөтенлеген сакларга тырышуына теләктәшлек белдерүен раслады. Бу хакта АКШ президенты Барак Обама һәм Грузия премьер-министры Ираклий Гарибашвили очрашуыннан соң Ак йорт белдерүендә әйтелә.

Обаманың Гарибашвили белән очрашуы алдан планлаштырылмаган була. Грузия премьер-министры АКШ вице-президенты Джозеф Байден белән очрашканда алар янына Обама да кушыла.

Президент һәм вице-президент та Грузия премьер-министрын илдә демократик һәм тыныч юл белән хакимият алышу төгәлләнү белән тәбрикләде. АКШ җитәкчелеге ышанычлы партнер булган өчен Грузиягә рәхмәт белдерде. Аерым алганда, Обама НАТОның Әфганстандагы миссиясе вакытында Грузия керткән өлешне уңай яктан бәяләде.
XS
SM
MD
LG