Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмәдә террор гамәле түгел, ә ир-ат йорт шартлатырга теләгән


Бөгелмәдә террор гамәле булу хәбәрен Азатлыкка Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе кире какты. Шулай ук шәһәргә “Антитеррор” хәл кертелгәнлеген дә расламады.

"Чыннан да өйне шартлатырга теләгәннәр. Бер ир-ат үзенең беренче хатынына үч итәргә теләп этлек эшләгән”, дип белдерделәр эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Мәгълүмат чараларында алдарак сишәмбегә каршы төндә Бөгелмәнең Насыйров урамындагы 1А йортта террор гамәле оештырырга теләгәннәр, йорт керешендәге газ үткәргечне бораулап тишкәннәр һәм солярка сипкәннәр, беркадәр вакыттан соң йорт кереше газ исе белән тулган, әмма шартлау булмаган дигән хәбәр таралган иде.
XS
SM
MD
LG